Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы балигъ булмаган үсмергә үтерү белән янаган

Кырыктан узган ир-ат үсмер балага үтерү белән янаган.

Әмма 43 яшьлек хокук бозучы янауга каршы – җинаять җаваплылыгы  барлыгын онытып җибәргән.

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә шәһәрдә яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать иткән.  Ул хокук саклау органнарыннан 23 яшьлек җирле кешене җинаять җаваплылыгына тартуны сораган. 

Яшь кеше аның балигъ булмаган улының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган. Тикшерү ачыклаганча, быелның 2 июлендә 2009 елгы үсмер белән аның арасында низаг килеп чыкты. Бәхәсләшүчеләр мөнәсәбәтләрне шул ук көнне кич белән җайга салырга карар кылганнар. Полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән хатын-кызның улы очрашуга үзе генә килгән, ә менә низагта катнашучыларның икенчесе үзе белән дусларын һәм  43 яшьлек туганын да алып килгән.

Нәкъ менә шушы ир-ат үсмергә яный башлаган, ул балигъ булмаган малайны  “мин сине урманга алып килеп, тезләреңә атам һәм үләргә калдырам", - дип куркыткан.

 Тикшерү бүлеге кичекмәстән Россия Федерациясе Җинаять кодексының 119 маддәсе -  «үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән янау» буенча җинаять эше кузгаткан, бүгенге көндә тикшерү бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев