Лениногорскилы фатирында булган янгыннан соң хастаханәгә эләккән
13 сентябрьдә 112 бердәм коткару телефонына 08 сәгать 15 минутта Лениногорскидагы янгын турында хәбәр килә.
Бу хакта “Татар-информ” Россия ГУ МЧС матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.
Шәһәрнең Спортивная урамындагы фатирларның берсендә янгын чыга. Янгын булган урынга янгын сүндерүчеләр килгәч, коридорлы типтагы йортның беренче катында мебель януын ачыклыйлар.
Коткаручылар килгәнче, яна торган фатирдан 29 яшьлек ир-ат үзе чыгып өлгерә. Аның тәненең 40 процент өлеше пешә, 1-2нче дәрәҗә пешү белән Лениногорск үзәк район хастаханәсенә озатыла.
08 сәгать 23 минутта янгын сүндерелә. Янгын 4 квадрат метр мәйданга зыян китерә.
Янгын сәбәпләре ачыклана.
Фото: Пресс-служба ГУ МЧС России по РТ
Яңалыкларны безнең Дзен-каналдан укый аласыз. Кушылыгыз безгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев