Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы интим хезмәт күрсәтүгә шалтыратып, мошенникларга юлыккан

Лениногорскилы ир-ат кичне хатын-кыз белән үткәрергә уйлаган.

Шуннан соң Интернет челтәрендә эзләү юлында соравын язган: “Лениногорскида интим хезмәт күрсәтү”. Аңа җавап буларак сылтама чыккан, ул шул сылтама буенча кергән, анда телефон номеры күрсәтелгән. Шушы номерга кич уздырырга хатын-кыз эзләвен язган. Аңа җавап буларак, банк картага 2 мең сум акча җибәрүне сорап, смс-хәбәр килә. 

Ир-ат күрсәтелгән сумманың яртысын – 1 мең сумны җибәрә. Шуннан соң ватсап аша ир-атка шалтыраталар һәм сумманы тулысынча күчерергә диләр. 

Соңыннан прокуратурада ир-ат үзе белән булган хәлләрне болай дип сөйләгән. “Миңа система бөтен сумманы күчерергә сорый дип аңлаттылар. Мин тагын 1 мең сум күчердем. Бераздан тагын шалтыраттылар һәм 9 мең сум күчерергә куштылар, монысы янәсе хатын-кызның тормыш страховкасы өчен. Мин әлеге сумманың яртысын гына күчерәм дидем һәм 4500 сум күчердем. Тагын шалтыратып, акчаны тулысы белән күчерергә әйттеләр. Шуннан калган яртысын да күчердем”, - дигән. 

Теге алдакчылар кулына акча килеп кергәч, күрәсең, азартка кергәннәр, бу ир-атны җиңел генә алдап була икән, дип уйлаганнардыр. Бераздан шалтыратып, система блокировкаланган, счетка тагын 9 мең сум күчерегез. Аннары сезгә бу акча кире кайтачак, дип әйткәннәр.

Теге ир-ат шуннан соң гына бу мошенниклар түгелме соң дип уйлана башлаган һәм “Акчаларымны кире кайтарыгыз, юкса, хокук саклау органнарына хәбәр итәм”, дигән.

Трубканың теге ягында аңа янау сүзләре белән кычкыра башлыйлар. Ир-ат сөйләшүне өзә дә, полициягә гариза яза. 

Әлеге факт буенча Җинаять кодексының 159нчы маддәсе буенча тикшерү-эзләү эше башлана. 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев