Лениногорскилы кеше үлемендә гаепле дип шикләнелә
Административ хокук бозганы өчен, Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең махсус камерасына урнаштырылган 36 яшьлек ир-ат вафат булган.
Тикшерү аның гомере өзелүгә сәбәп дип, алдагы көндә һәлак булучыга күпсанлы тән җәрәхәтләре ясалганын әйтә. Бу эштә һәлак булучы белән бер үк вакытта махсус бинада утыручы 32 яшьлек җирле кеше гаепле дип шикләнелә.
Кеше гомерен өзүдә гаепле булуында шик тудыручы Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 91 маддәсе тәртибендә тоткарланган.
Аңа карата Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 4 өлеше — кеше сәламәтлегенә саксызлык аркасында, әмма аңлы рәвештә үлемгә китергән зыян салу буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүченең аны сак астына алып, вакытлыча тоту изоляторына урнаштыру рәвешендә иреген чикләү үтенече канәгатьләндерелгән.
Ике ай дәвамында хокук саклаучылар тикшерү гамәлләре үткәрәчәк. Әгәр дә шикләнелүченең гаебе исбатланса, аңа унбиш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм шуңа өстәп ике елга кадәр иреген чикләү җәзасы яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев