Лениногорскилы хатын-кыз туктап торган автомобильне бәрдергән (+фотолар)
10 август көнне, иртәнге сәгать 8:00дә, Моряков урамындагы 15 нче йорт янында авария була.
Киа Спортэйдж машинасы белән идарә иткән 44 яшьлек хатын-кыз, берничә юл кагыйдәсен боза һәм юл кырыенда туктап торган автомобильне бәрдерә.
Юл-патруль хезмәте инспекторы 1 мең 500 сумлык административ хокук бозу турында беркетмә төзегән.
Мицубиси Аутлендер машинасының 56 яшьлек хуҗасына китерелгән матди зыянны каплау буенча иминият фирмасы эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев