Лениногорскилы компьютерсыз калмыйм дип, тиз генә бурычын түләгән
Банкка бурычлы булган лениногорскилы, компьютерсыз калудан куркып, бурычын тиз арада түләгән.
Лениногорскида яшәүче ир кеше үзенең кирәк-яраклары өчен банктан кредит рәсмиләштергән булган.
Беренче вакытларда кредитын түләп килсә дә, бераздан акчасы юклыкны сылтау итеп, бурычын кайтарудан туктаган. Сорап-сорап та кредитны кире кайтара алмаган банк Лениногорск судына мөрәҗәгать иткән.
Суд банкның дәгъвасын канәгатьләндергән. Хокук саклау органнары чыгарган башкарма кәгазь нигезендә, суд приставы бурычны түләтү буенча эш кузгаткан.
Бурычлы кеше төрле сәбәпләр табып, акчаларны кайтарып бирүне кичектереп килгән. Суд приставы аның компьютерын арестка ала, бурычны түләмәсә, бу милекнең сатуга чыгачагын кисәткәч, икенче көнне үк акча табылган.
Ир кеше 55 мең 500 сум бурычын тулысы белән банкка кайтарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев