Лениногорскилы Лилия Гыйльметдинова «Ана даны - Материнская слава» исемен алачак
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре
Лилия Гыйльметдиновага «Ана даны – Материнская слава» исемен алуны рәсмиләштерүдә булышлык күрсәттеләр.
Ирле-хатынлы Гыйльметдиновларның гаилә тормышы бер-берсен хөрмәт итүдән, балаларга карата мәхәббәт тәрбияләүдән тора.
Өйдә әти – ул хуҗа, гаилә башлыгы, ә әни – Лилия ханым гаилә учагын саклаучы.
Бу гаилә күп балалы, Лилия Әсгать кызы ире белән биш бала тәрбияли. Олы кызы медицина училищесында укый һәм бию түгәрәгенә йөри, урта кызы вокал белән шөгыльләнә. Балалар волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашалар һәм маскировка челтәрләрен үрү белән шөгыльләнәләр.
Лилия Әсгать кызының ире махсус хәрби операциядә катнашкан, шуңа күрә балалар хәрбиләргә ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын аңлыйлар.
Гаилә Зәй-Каратай авылында яши, авыл халкы һәм җирлек башлыгы тарафыннан уңай бәяләнә. Гаилә күп балалы гына түгел, олы йөрәкле дә: Лилия ханым өлкәннәрне карау буенча ярдәмче булып эшли.
Ире белән бергә өлкән яшьтәге гражданнарны даими карыйлар. Ә аларның берсе – гаилә әгъзасы һәм балалар өчен яраткан әби дә.
фото: Исток-Башлангыч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев