Лениногорскилы шешәдәшенең телевизорын алып чыккан һәм ломбардка тапшырган
Бер-берсен бераз вакыт күрмичә торган ике дус, урамда очрашканнар. Билгеле, очрашу шатлыгын хәмер белән билгеләп үткәннәр.
Урамда инде ноябрь азагы салкын булу сәбәпле, дусларча аралашуны берсенең фатирында дәвам итәргә дигән карарга килгәннәр. Җылыга кергәч фатир хуҗасы шактый гына күләмдә эчелгән хәмер тәэсирендә изерәп йокыга талган. Дусларның икенчесе иптәшенең тынычлыгын саклап утырырга тиеш булгандыр. Әмма аның үз фикере булган: ул үз өенә кайтып китәргә ниятләгән. Тик дусты фатирыннан буш кул белән чыгып китә алмаган, аның яссы экранлы телевизорын да үзе белән алган.
Күрше-күлән күзенә бик күренми генә телевизорны алып чыккан һәм ломбардка тапшырган. Телевизор тапшырудан кергән акчага тагын спиртлы эчемлек, төрледән-төрле кабымлыклар алып, бәйрәмне үз өендә дәвам иткән.
Фатир хуҗасы бераздан уянган һәм янында — дусты, ә стенада телевизоры булмаганга бик гаҗәпләнгән. Эшнең нәрсәдә икәнен белеп алгач, дустын акылга өйрәтергә булган. Зыян күрүче, полиция бүлегенә килеп, гариза язган.
Чит кеше малына кул сузган 36 яшьлек лениногорскилыга карата РФ Җинаять кодексы 158 нче маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддә чит кеше торагына яки башка урынга законсыз рәвештә үтеп кереп, аның мөлкәтен урлаган өчен җинаять җәзасы билгели.
Суд каршына баскач, карак гаебен таныган, кылган эшенә үкенүен белдергән.
Лениногорск суды гаепләнүчене 2 ел сынау срогы белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев