Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы сыйфатсыз орлык сатуга шикаять белдерә

Базарда борыч орлыгы сатып алдым, орлыкларны тартмага утырттым, тик алар тишелеп чыкмадылар. Димәк, миңа сыйфатсыз орлык саттылармы икән? дип борчыла Лениногорскилы ханым.


Ханым Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт органы белгечләренә мөрәҗәгать иткән, әлеге сорау буенча белгечләр аңлатма бирә. Орлыкны махсус кибетләрдә яки тикшерелгән сатучыларда гына сатып алырга киңәш ителә. Орлык салынган пакетның төсле, матур фоторәсемнәренә кызыгырга түгел, ә бу товар турында язылган мәгълүматка игътибар итәргә кирәк.

Һәр орлык савытында җитештерүченең исеме, адресы, мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры, хат язу өчен электрон адрес күрсәтелә. Партия номеры, тутыру һәм куллану вакыты, авырлыгы яки орлык саны күрсәтелергә тиеш һәм аның типографик ысул белән басылмавы шарт. Орлык кабында сыйфат стандартының саннары да була.

“Сатып алучылардан пакет эчендә орлыкның бик аз һәм кыйммәт булуына зарлануларын ишеткән бар. Сыйфатлы орлык җитештерү зур хезмәт сорый. Иң яхшы үзлекле культураларны күп еллар үстерү нәтиҗәсендә төрле сортлар барлыкка килә. Бик күп бакчачыларның үзләре яраткан һәм уңыш бирүенә, тәменә ышанычы зур булган сортлар бар. Орлык сатып алганда шундый орлыкка өстенлек бирү кирәк”, - ди белгечләр.

Кайбер орлык капларында “S” тамгасы булырга мөмкин. Ул сортның элиталы булуын аңлата. Бу тамга янындагы саннар орлыкның буынын күрсәтә. Үстерү өчен иң яхшысы булып беренче буын санала. Орлыкның тышына “S1” дип языла.
Орлык авырлыгы күрсәтелгән савытта ничә бөртек орлык барын ничек чамаларга? Шалкан, кишер, укроп шикелле вак орлыкларның 1 граммында якынча 600-1000 данә орлык була. Суган, томат, борыч, баклажан – 150-300 данә. Кыяр, чөгендер, редиска орлыгы – якынча 100-110 данә булса, 1 грамм борчак, карбыз-кавын, фасоль орлыгы савытында 10-12 бөртек табарсыз.

фото: Александр Эшкинин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев