Лениногорскилы Тәслимә Рафикова: Талкан - безнең өйдә яратып пешерелә, шулай ук яратып ашала торган ризык
Әнә шулай ди Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова.
Беркөнне Тәслимә ханым белән аралашканда ул шулай диде. Талкан сүзе колакка таныш булмаган сүз булып яңгырады. Бәлки, яшьрәк буынга гына шулай ят сүз кебектер, олырак буын аның нәрсә икәнен беләдер. Тәслимә Рафикова болай ди:
“Районыбызның Зәй-Каратай авылында гомер кичергән әнием Әхмәтшина Мәмдуха Мөхәммәтхәниф кызыннан өйрәнеп калган ризык ул. Ураза вакытында тиз генә сәхәргә әнием шушы тәмле ризыкны әзерли иде. Бу талканның тәме хәзер дә авызда!” – дип шундый җылы итеп сөйләде.
Тәслимә ханым – элекке традицияләр, элеккеге ризыкларны онытмау, аларны саклау, буыннан-буынга тапшыру өчен тырышучы зат шул. Ул газет укучылар белән хәтта талканны әзерләү барышы, рецепты белән дә бүлеште.
“Талканны бодай, карабодай, солы оннарыннан әзерлиләр. Бу бөртекләр көздән үк юып, киптерелеп, эре итеп тегермәндә он итеп тарттырылып куела. Ә хәзер әйдәгез эш барышы белән танышыйк”.
- Моның өчен кирәк була: 500 грамм он, 150 грамм су, 150 грамм май, бераз тоз. Казанда, тоз салып, су кайнатып алына һәм талкан оны салынып, төерләр калдырмыйча яхшылап кашык белән бутарга, болгатырга. Әзерләнә торган талканга сыер мае, яисә сыек май салалар. Әзер талкан таралып тора торган булырга тиеш. Табынга аерым тәлинкәләргә салып, уртасына май салып кайнар килеш өстәлгә бирелә. Янына каймак, катык куйсаң да була, - диде Тәслимә Рафикова.
Мин исә Интернет челтәреннән талкан турында шулай ук өстәмә мәгълүматлар таптым. Талкан – күп кенә төрки халыкларның һәм дә башкортларның традицион милли ризыгы икән. Талканны тере, табигый ризык дип йөртәләр, чөнки ул сәламәт туклану продуктларына керә.
Башкортлар бу милли ризык кына түгел, сәламәтлек өчен дә бик файдалы икәнен һәрвакыт истә тотканнар. Коры талканны киндер капчыкларда һәм туздан ясалган тартмаларда саклаганнар. Аны ерак сәфәрләрдә, ауда, ураза вакытында кулланганнар.
Әзерләде: Розалия Мостафина
фото: https://tatar-inform.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев