Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы улына пычак кадаган

Лениногорск районы кешесе өчен ата-анасы йортына кайту чак кына үлем белән тәмамланмаган.

32 яшьлек ир-егет бераз гына әти-әнисендә кунак булып китәргә уйлаган. Әмма ир белән хатын арасында низаг килеп туган.

Алар талашкан вакытта, яшь кеше әнисен яклап араларына кергән.

Шул вакытта әтисе аның күкрәгенә пычак белән кадаган.

Табибларга вакытында хәбәр итү һәм аларның ярдәме генә яшь кешене үлемнән йолып калган.

Хәзергә вакытта, улына каршы пычак күтәрүче  56 яшьлек район кешесен сак астына алу хәл ителә.

Исламия Галимова тәрҗемәсе.

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев