Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы үз туганына пычак белән ташланган

Лениногорск суды үз туганына пычак белән ташланган җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Әлеге фаҗигале очрак 9 нчы февраль төнендә була. Ике туган бергәләшеп хәмер белән сыйланып утырганда, сүздән-сүз китеп талаша башлылар. Әмма низаг бер-берсенә карата физик көч куллануга кадәр барып җитә. Сугышу барышында гаепләнүче кухнядан пычак алып килә һәм энесенең кулларына, йөзенә һәм тәненә күп тапкырлар кадый.

31 яшьле туганы,  аңын югалтып, идәнгә  авып төшә. Бик нык исерек хәлдә булган абый кеше тынычланып йокларга ята. Әмма иртәнге сәгать 4 тә  уянып китеп, туганының бик авыр хәлдә булуын күрә һәм ашыгыч ярдәм чакыра. 

Хөкем каршына баскач, гаепләнүче энесе бары тик куркытырга гына теләгәнлеген әйтә. Бик көчле алкоголь тәэсирендә булу сәбәпле, үз көчен чамалый алмаганлыгын, кылган гамәленә бик үкенүен белдерә.

Суд гаепләнүчене,РФ Җинаять кодексы 111 маддәсенең 2 өлешендәге “з” пунктында каралган җинаять кылуда, корал буларак кулланыла торган әйбер ярдәмендә, аңлы рәвештә,  кеше сәламәтлегенә тормышы өчен куркыныч булган зыян китерүдә, гаепле дип таба. Аңа карата 3 ел сынау срогы белән, шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә.

Фото: Лениногорск-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев