Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы хатын-кыз 600 мең сумын «куркынычсыз счетка» күчергән

Мошенниклар тозагына лениногорскилы 74 яшьлек хатын-кыз эләккән.

Һаман шул ук схема: банкның куркынычсызлык хезмәтеннән шалтырату, счеттан рөхсәтсез акча алу омтылышы һәм бөтен акчагызны «куркынычсыз счетка» күчерергә кирәклеге турында хәбәр.

Зыян күрүче мондый мошенниклык фактлары турында ишетеп торса да, әңгәмәдәш ышандыра торган булып чыга. Телефон җинаятьчеләренең барлык шартларын үтәп, 600 мең сумга якын акчасыннан колак каккан. Җинаять эше кузгатыла.

Лениногорск районы буенча Эчке эшләр бүлеге гражданнардан бернинди махсус "куркынычсыз счет"лар булмавын истә тотуларын сорый. 

Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге туганнарыбыз белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә һәм аларга мондый очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатыгыз.
Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булдыгыз икән, шунда ук полициягә «02» телефонына шалтыратыгыз.

Лениногорск районы буенча Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Фото: "Лениногорск-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X