Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы хатын-кыз арзанрак бәягә кер юу машинасы алам дип 40 меңне мошенникларга биргән

Лениногорскида яшәүче хатын-кыз, ташлама белән кер юу машинасы сатып алам дип, мошенниклар тозагына эләккән.


30 яшьлек хатын-кыз социаль челтәрләрдә  көнкүреш техникасын  шактый зур ташламалар белән сату турында белдерүгә тап булган. Игълан бирүчеләр, техника сатып алу белән кызыксынучыларга, шәхси хәбәр аша мөрәҗәгать итәргә кушканнар. Зыян күрүченең бу вакытта нәкъ менә аны канәгатьләндерерлек бәядәге  кер юу машинасы эзләгән чагы булган. Ул озакка сузмыйча, үзенең  сатып алырга теләге барлыгын белдереп, смс хәбәр җибәргән.

Аңа җавап итеп электрон почтасына, интернет аша тәкъдим ителгән һәм алдан бәясен дә түләп куярга мөмкин булган товарлар сайтына сылтама килгән. Сатып алучы  үзенә киләчәк товар өчен  акча күчергән. Әмма җибәргән акчаларның бернинди дә реквизиты күрсәтелмәгән банк картасына киткәнлеген күргәч, үзенең мошенниклар хәйләсенә эләгүен аңлаган.  Ул кичекмәстән полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының  159 нчы маддәсендәге  2 нче өлешендә каралган- мошенниклык билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. Зыян 40 мең сум тирәсе тәшкил итә.

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге, интернет аша сату-алу иткәндә уяу һәм  игътибарлы булырга өнди. Товар сатып алганда һәм аның өчен исәп-хисап ясаганда, курьер хезмәтеннән файдаланырга киңәш итә.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев