Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы хатын-кыз исерек хәлдә руль артында тотылган

Лениногорскида яшәүче хатын-кыз икенче кабат исерек хәлдә руль артында тотылган.

Бу юлы инде аның үзенә генә административ җәза биреп калмаганнар, машинасын да дәүләт файдасына конфискацияләгәннәр.

Шәһәр суды әлеге очракны махсус суд эше тәртибендә карады.

Суд материалларыннан күренгәнчә, исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче ханымны юл хәрәкәте иминлеге инспекторы туктаткан. Хатын-кызның спиртлы эчемлек тәэсирендә булуы шик тудырмаса да, закон нигезендә инспектор аның медицина тикшерүе узуын  таләп иткән. Әмма исерек шофер аның таләбен кире какккан

Исерткеч эчемлекләр кулланып автомобиль руле артына утырган ханым, өстәвенә икенче группа инвалид булган. Судта ул үзенең гаебен тулысы белән таныган.  Аңа карата хөкем карары чыгарганда суд хокук бозучының инвалид булуын һәм башка хәлне йомшарткыч шартларны да исәпкә алган.

Лениногорск суды гаепләнүчегә 60 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем ителүчегә, шулай ук , ике ел дәвамында транспорт чараларын йөртүгә  бәйле эш белән шөгыльләнү дә тыелды. Х

окук таләпләрен тупас рәвештә бозучы хатын –кыз шәхси милке булган автомобиленнән дә колак каты. Транспорт чарасы, РФ Җинаять Кодексы 104.1 маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, дәүләт файдасына конфискацияләнде.

Исламия Галимова тәржемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X