Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы хатын-кыз мошенниклар тозагына эләгеп акчасыннан «колак каккан»

Лениногорск районы Эчке эшләр бүлеге, чираттагы тапкыр, гражданнарны уяу булырга һәм телефон җинаятьчеләренең тозагына эләкмәскә тырышырга кирәклеген кисәтә.

Мошенниклардан зыян күргән ханым, интернетта танылган компанияләрнең берсенә инвестицияләр кертү һәм үз акчаларыңны арттыру мөмкинлеге турындагы реклама укыган. Реклама аны кызыксындырган һәм ул инвестор булырга теләге барлыгын белдереп заявка калдырган.

Ханыма озак көтергә дә туры килмәгән, аңа шул ук көнне шалтыратканнар. Үзен инвестиция компаниясе вәкиле дип таныштыручы табыш алу схемасы турында  бик тәфсилләп сөйләгән.

Хатын-кызның телефонына тиешле программа тәэминаты урнаштырырга һәм биржа сайтларында теркәлергә кирәген аңлаткан. Үзен чын инвестиция биржасы вәкиле белән сөйләшәм дип  ышанган ханым, беренчел взнос кертүне дә озакка сузмаган. Бераздан ул үз исәбендә акчаларның артуын да күргән. Әмма  әңгәмәдәше аңа тагын берничә йөз мең сум кертергә кирәген  белдергән. Шулай эшләгәндә инвестиция ставкасы да бермә-бер артачагын әйткән.

Нәтиҗәдә, зыян күрүче ханым  ялган инвестиция проектына 1 миллион сумнан артык акча керткән. Акчаларның бер өлешен хәтта кредитка алган. Хатын-кыз үзенең инвестиция пректына керткән акчаларыннан кергән табышны шәхси кабинетында күрә алган, әмма аларны берничек тә чыгара алмаган. Үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлап, ул гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән.

Бүгенге көндә РФ Җинаять кодексы 159нчы маддәсенең 4нче бүлегендә каралган  “Мошенниклык” билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексын уздыра.

Лениногорск яңалыкларын безнең Телеграм-каналда https://t.me/zaman_sulyshy укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев