Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы хатын-кызны мошенниклар алдаган

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә мошенниклар тозагына эләгүче лениногорскилылардан гаризалар килеп кенә тора.

Бу юлы мошенниклар «кармагына» 1984 елгы хатын-кыз эләккән. Һаман шул ук бер ысул инде бу алдарларда. Хатын-кызның телефон номерына таныш булмаган номер шалтырата. Трубканың икенче ягында сөйләүче хатын-кыз үзен «банк хезмәткәре» дип таныштырып, 1984 елгы хатын-кызның банк счетында булган акчасын урларга теләүләре, аны саклык счетына күчерергә кирәклеге турында әйтә. Билгеле инде, хатын-кыз югалып кала, ышана. Шулай итеп, ул 75 мең сум акчасын мошенниклар счетына күчергәч кенә үзенең алдануын аңлап, Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә. 

Шулай ук, тагын бер лениногорскилы хатын-кызны алдарга тели алар. 1965 елгы хатын-кызның телефон номерына билгесез номер шалтырата һәм хатын-кыз үзен элемтә челтәре компаниясе хезмәткәре дип таныштыра. Аның телефон сим-картасының срогы чыгарга тора, тиз арада килешүне яңартырга кирәк, дип алдый. Хатын-кыз аңа Дәүләт хезмәтләре порталына керә алыр өчен килгән кодны әйтеп бирә. Шуннан соң,  Дәүләт хезмәтләре порталына керә алмый ул. Мошенниклар тозагына эләгүен аңлап, гариза яза. 

Мәгълүмат Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең Телеграм-каналыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев