Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыга кеше кыйнаган өчен 5 мең сум штраф салганнар

Шәһәр суды кеше кыйнаган өчен административ җаваплылыкка тартылган лениногорскилының хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

Элегрәк суд аны күршесенә карата физик көч кулланганы өчен хокук җаваплылыгына тартып,  5000 сум күләмендә штраф салган булган. Гаепләнүче М. үз фатирының баскыч мәйданчыгында басып торганда, күршесе Д. белән низагка кергән. Сүз ара сүз китеп, ул күршесенә ташланган, өч тапкыр  аяклары белән Д. ның эченә типкән, битен тырнаган. Әлеге гамәле өчен хокук җаваплылыгына тартылгач, М. моның белән килешмичә, җәмәгать судьясының карары законсыз һәм нигезсез дип шикаять белдергән. 

Үзенең сүзләре буенча, М. беркемгә дә типмәгән, көч кулланмаган. Үзе белән күршесе арасында килеп чыккан ызгышуның  сәбәпчесе – күршесе үзе булуын һәм аның М. ны кыйнаган өчен инде  административ җаваплылыкка тартылган булуын әйткән.

Лениногорск шәһәр суды,  М. ның биргән шикаятендә, җәмәгать судьясы карарын  шик астына куя  алырлык дәлилләр булмавыннан чыгып, аны канәгатьләндерүдән баш тарткан һәм  суд карарын үзгәрешсез калдырган.

Карар чыгарылган көнендә  законлы көченә кергән, шикаять гомуми юрисдикциядәге алтынчы кассация  Судына, кассация  тәртибендә бирелергә мөмкин.

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскилыга кеше кыйнаган өчен 5 мең сум штраф салганнар