Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыга кибеттә үз хокукларын якларга ярдәм иткәннәр

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләренә Лениногорскидан ир-егет мөрәҗәгать итә.

Бер кибеттә ул 36 мең сумга мотоблок сатып алган. Кибеттә җиһазның төзеклеген тикшереп карыйлар. Тик сатып алган товар уңышлы булмый шул. Мотоблокны алып кайтып, аны эшләтергә дип кабызгач, чатнау тавышы ишетелә, шнуры өзелә һәм мотоблок тынып кала.

Җиһазның хуҗасы, ягъни сатып алучы шунда ук кибеткә юнәлә һәм түләнгән акчаны кире кайтаруны сорый.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән мотоблок техник яктан катлаулы товарга керә. Кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә, техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм шундый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә яки аны шул ук маркадагы (яки шул ук модельдәге, артикулдагы) товарга яки башка маркадагы товарга алыштыру турында 15 көн эчендә  таләп куярга хокуклы.

Кибеттә кабул итү-тапшыру акты бирелгән, анда сатып алучының гарантия ремонтына риза булуы күрсәтелгән. Тик сатып алучының җиһазны ремонтлатырга түгел, ә акчаны кире кайтарырга теләге була. Моңа каршы кибет администраторы бу кибетнең стандарт документы дип аңлаткан.

Документка кул куеп, кибеттә мотоблокны калдыргач, ир-ат Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеченә, консультация сорап, мөрәҗәгать итә. Анда сатып алучының  бу очракта нинди хокуклары булуын аңлаттылар һәм язмача дәгъва язарга булышалар. Икенче көнне дәгъваны тапшырганнан соң, кибеттә бу фактка карата мөнәсәбәтне үзгәртәләр,  һәм товарның сыйфатын тикшерү өчен алалар, аның нәтиҗәләре буенча акча сатып алучыга кире кайтарылды.

 

Әлмәт территориаль органы

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үз хокукларын якларга