Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыга ВКонтакте челтәрендә әдәпсез сүзләр язган өчен 15 мең штраф бирелгән

“ВКонтакте” челтәрендә Россия Федерациясенең хәзерге хакимиятенә карата әдәпсез формада аудиоязмалар һәм фотолар урнаштырган лениногорскилыга карата административ хокук бозу турындагы эш шәһәр суды тарафыннан каралды.

Суд утырышында гаепләнүче административ хокук бозу фактын өлешчә генә таныды. Ул үзенең  рәссам булуын, гамәлдәге хакимиятне бәреп төшерергә чакыру максаты булмавын әйтте. Социаль челтәрдә мәгълүматны бары тик сәнгать материалы буларак урнаштыруын белдерде.

Лениногорск суды аның бу гамәлен РФ Административ хокук бозулар кодексы 20.1 маддәсенең 3 өлеше буенча, ягъни дәүләткә, дәүләт хакимиятенә, конституциясенә һәм символларына, җәмгыятькә карата ихтирамсызлык күрсәтү, массакүләм матбугат чараларында, шул исәптән “Интернет” челтәрендә, әдәпсез рәвештә кешелек дәрәҗәсен һәм иҗтимагый әхлакны рәнҗетүче мәгълүмат тарату буларак дип табылды.

Суд  хокук таләпләрен бозучыны, эшнең барлык шартларын исәпкә алып, 20.1 маддә санкциясендә каралган минималь күләмдә – 15 мең сум  административ штрафка тартты.  

Карар законлы көченә кермәгән һәм шикаять ителергә мөмкин.

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев