Лениногорскилылар, "Язгы игелек атнасы» акциясендә катнаша ала
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, "Язгы игелек атнасы» акциясендә катнаша ала

Ел саен Татарстан Республикасында социаль проблемаларны хәл итә торган, волонтерлык хәрәкәтенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Быел акция 18 апрельдән 1 майга кадәр узачак.

Катнашучыларга «ВКонтакте» кушымтасының «Икенче эш» сервисындагы «Волонтерлык һәм игелекле эшләр» юнәлеше биремнәрен үтәргә кирәк. Вконтакте кушымтасында «Язгы игелек атнасы» 15-30 апрель көннәрендә «Вакыйгалар» бүлегендә ачык булачак.

Акция кысаларында ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча төрле чаралар узачак.

Барлык теләүчеләр, шулай ук, 22 майда «Идел Көне» марафоны кысаларында республика өмәсенә чакырыла. Барлык мәгълүмат «ВКонтакте» төркемендә басылып чыгачак. Өмәдә «Язгы игелек атнасы» акциясенә йомгак ясалачак һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yazgy-igelek-atnasy-akciyase-start-aldy-5853344

https://pixabay.com

 


Язгы изгелек атнасы

Нет комментариев