Лениногорскилылар, алты көнлек эш атнасы башланды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, алты көнлек эш атнасы башланды

Россиядә алты көнлек эш атнасы башланды, ул 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

2 ноябрь, шимбә ялы 30 апрельгә күчерелде. Димәк, бу көнне россиялеләргә эшкә чыгарга туры киләчәк.

Ә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, ә Россия Хезмәт кодексының 96 маддәсе буенча, эшләми торган бәйрәм көне алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскара. 2 ноябрьдә дә шулай булачак.

Т,И,


Нет комментариев