Лениногорскилылар әрмән халкының милли бизәкләрен ясады
Лениногорскиның Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Әрмән үрнәге» мастер-классы үткәрелде.
Мастер-класс «Халык китабы фестивале» проекты кысаларында үткәрелде.
Китапханәчеләр әрмән халкының декоратив-кулланма сәнгате, келәм туку традициясе турында сөйләделәр.
Әзерләнгән шаблоннар буенча балаларга келәм элементларын кисеп алырга тәкъдим ителде.
Мастер-классның икенче өлешендә балалар әрмән халкында гранатның муллык һәм уңыш символы булуын белә. Пластилин кулланып гранат та ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев