Лениногорскилылар Азнакайдан призлы урыннар яулап кайтты (+фотолар)
Азнакай шәһәрендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең II (зональ) этабы узды.
Анда лениногорскилылар да уңышлы чыгыш ясады. 10 нчы мәктәп укучысы Арсения Филимонова, 6 нчы мәктәп укучысы Аделина Вафина, Аяз Вафин, 7 нче мәктәптән Салават Габидуллина, нефть техникумы студенты Владислав Нагорнов, «ЛенРемСервис» җәмгыяте хезмәткәре Анастасия Ефимова һәм Артур Фәттахов, Руслан Хәмидуллина, «Лениногорскгаз» идарәсе хезмәткәрләре Светлана Насыйбуллина белән Наил Вафин, «Ромашкинское РНУ» җәмгыяте хезмәткәре Илдар Садыйков, Пенсионерлар берлеге рәисе Фәридә Усманова шәхси зачетта призлы урыннар яулап кайтты. Котлыйбыз.
Фото һәм мәгълүмат ГТО Лениногорск районы ВКонтакте социаль челтәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев