Лениногорскилылар бакча уңышыннан гошер тапшыра ала
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар бакча уңышыннан гошер тапшыра ала

Татарстан мөфтияте 19 сентябрьек Гошер көне дип игълан итте.

Халык җәй буе үстергән уңышын җыя, кайбер яшелчәләр җыелды да инде. Сакларга куйганчы, аннан әле гошер чыгарасы бар. Татарстан мөфтияте  гошер сәдакасы җыю турында хәбәр итте.

Гошер сәдакасы ул - Аллаһы Тәгаләгә мул уңыш өчен рәхмәт йөзеннән бирелә торган сәдака. Гошер сәдакасы турында Коръәннең «Бәкара» сүрәсенең 267 нче аятендә әйтелә. 

Лениногорск мөхтәсибәтендә хәбәр итүләренчә, гошер сәдакасын «Ихлас» мәчетенә алып килергә була. Җыелган яшелчә аз керемле гаиләләргә һәм ятимнәргә таратылачак.


Нет комментариев