Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Безнең геройларыбыз» интеллектуаль уенда катнашты (+фотолар)

Бүген Лениногорскиның Мәдәният сараенда мәктәп укучылары арасында «Безнең геройлар» интеллектуаль уен узды.

Ул Ватанны саклаучыга һәм бүгенге көн каһарманнарына багышланган иде.

Уен 5 турдан торды. Һәр турда төрле биремнәр. Мәсәлән: сорау-җавап, музыка һәм видеога кагылышлы сораулар.

Егет-кызларыбыз тарихка кагылган сорауларга җавап бирде, Совет чорының җырларын тыңлап, аның исемнәрен әйтте.

Уенда катнашучылар өчен иң катлаулы биремнәрнең берсе - безнең заман фильмнарының исемен билгеләү булгандыр, мөгаен. Кыенсыныбрак жавап бирделәр кайберәүләре. 

Егет-кызларыбыз 4 турны да тырышлык белән үтте, жиңү теләге көчле иде. Ә менә 5 нче турда команда капитаннары гына калды. Алар, Калашников автоматын вакытка сүтеп җыярга тиеш иде. 

Нәтижәдә, мәктәпләр арасыннан III урын - 11 нче гимназия, II урын - 8 мәктәп яуласа, I урынны 2 нче мәктәп алды.

Уенда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез!

Рамия Гарифуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X