Лениногорскилылар бүген сары кар фотоларын социаль челтәрләргә куйдылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар бүген сары кар фотоларын социаль челтәрләргә куйдылар

Бүген лениногорскилылар җиргә ак кар түгел, ниндидер пычрак, сары, соры кар яву фотоларын социаль челтәрләргә куйдылар.

"Татар-информ" язганча,  Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар яуган.

Әлеге факт буенча экологлар тикшерү үткәрә. ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

«Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар яуды. Кар Азнакай, Лениногорск, Бөгелмәдә яуды», — дип раслый социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Моннан тыш, социаль челтәрләрдә Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрендә дә шундый ук хәл турындагы хәбәрләр урнаштырылган.

ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, ведомствоның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары вакыйга урынына барып, кар үрнәкләрен алачак. Анализ нәтиҗәләре җиде көн эчендә билгеле була.

  


Нет комментариев