Лениногорскилылар бу атнада Сабантуй бәйрәмен үткәрә (+афиша)
Лениногорскида Сабантуй бәйрәме 8 июньдә, район авылларында 9 июньдә узачак.
Бәйрәмне ачу тантанасы 9 сәгать 30 минутка планлаштырылган.
Бәйрәм көнне авыл хужалыгы өлкәсендә көч куйган алдынгы эшчеләрне хөрмәтләячәкләр. Шулай ук, милли уеннар һәм ярышлар, ат чабышы, көрәш оештырылачак.
8 июньдә шәһәрнең автовокзалыннан Үзәк мәйданга маршрут автобуслары йөриячәк. Автовокзалдан китү вакыты 8.00 сәгатьтә, кире шәһәргә кайту вакыты 15.00 сәгатьтә.
Сабантуй программасы белән танышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев