Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар дөньякүләм «Татарча диктант»ны октябрьдә яза алачак

Акциядә һәр кеше катнаша ала.

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» акциясе узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Быел татарча диктант сигезенче тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Узган елны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды.

Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен сайтта «катнашучы» буларак теркәлү узарга кирәк. Билгеле көнне шәхси кабинетка кереп, текстны тыңлап, диктант яза аласыз. Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килә аласыз. Мәйданчыкны табу өчен сайттагы картаны ачасыз һәм үзегезгә уңайлы булган ноктаны эзлисез. Диктантның көне, вакыты картада (табылган мәйданчык янында) языла, ди оештыручылар.

Әлеге акциянең оештыручысы итеп билгеләнгән кешегә diktant.tatar сайтында 5 октябрьгә кадәр теркәлергә кирәк.

 https://tatar-inform.tatar

Фото: © "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев