Лениногорскилылар грек-рим көрәшеннән җиңүләр яулап кайтты
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар грек-рим көрәшеннән җиңүләр яулап кайтты

Чаллы шәһәрендә 2010-2012 елгы егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Республика Беренчелеге узды.

Ярышта республиканың 14 шәһәреннән 230га якын көрәшче катнашты. Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбе көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады.

Нәтиҗәдә, беренче урынны - Павел Антонов, Камил Вәлиәхмәтов, Николай Лобанов алса, икенче урынны - Артем Власов, Кирилл Иванов, Кирилл Иванов (8 мәктәп), Радмир Ялалов яулады, өченче урынга Дмитрий Зорин, Александр Пикалев лаек булды. 

Фото: Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбе
 


Нет комментариев