Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә көмеш һәм бронза алды

Азнакай шәһәрендә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча турнир булып узды.

 

Ул СССРның спорт мастеры Ибраһим Мингалиев багышланган иде. Ярышларда Түбән Кама, Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Урыссу, Яр Чаллы шәһәрләреннән 110 яшүсмер катнашты.

Лениногорск шәһәре 3 нче мәктәпнең грек-рим көрәше буенча бүлеге укучылары яхшы, лаеклы көрәш күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, Павел Антонов (35 кг.га кадәр авырлык категориясендә)  - көмеш, Раил Ганиев (42кг. га кадәр), Илья Пикалев (48кг. га кадәр), Александр Безруков (55кг. га кадәр)  - бронзага ия булдыларю

Егетләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт өлкәсендә уңышлары телибез.

 

Айсылу Сафиуллина, спорт эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә көмеш һәм бронза алды