Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә көмеш һәм бронзага лаек булды

Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре шушы көннәрдә Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә бил алышып кайттылар.

Анда 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика ярышлары узды. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан 160 тан артык спортчы катнашты. 

Әлеге бәйгедә шәһәребездәге 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүчеләр үзләрен чын көрәш батырлары итеп күрсәттеләр.

Ярышларга ике республиканың да төрле-төрле район һәм шәһәрләреннән иң оста грек-рим көрәшчеләре җыелуын исәпкә алу мөһим.

Лениногорск көрәшчеләре республика ярышларының җиңүчеләренә бераз  гына оттырдылар, безнең Арслан Яфасов бәйгенең көмеш призеры булды. Илназ Сәлахов һәм Альберт Минһаҗев өченче урыннарга чыгып, бронзага лаек булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә көмеш һәм бронзага лаек булды