Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар игътибарына: кар машиналарын тикшерәчәкләр

Республика күләмендә, шул исәптән безнең районда да, ЮХИДИ, МЧС, аучылык хезмәтләре катнашында, агымдагы елның 16 декабреннән 30 декабренә кадәр “Кар машинасы” профилактик операциясе үткәреләчәк.


Операциянең максаты – тагын бер кат карда йөрү техникасы (снегоход) ияләренә әлеге транспорт чарасының төзеклеге, аңарда йөрү куркынычсызлыгы, тирә-юньне саклау таләпләрен сакларга кирәклеге турында исләренә төшерү.

Чаралар барышында төп игътибар кар машиналарының теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук кар машиналарының техник торышына (аларның куркынычсыз йөрүен тәэмин итү) юнәлдереләчәк. Хокук бозучылар кодекс нигезендә административ җаваплылыкка тартылачаклар.

Кар машинасы кебек моточараларны йөртү хокукы бирү яки алыштыру, еллык техник күзәтү, теркәү буенча сораулар булса, 8 (85595) 5-02-44 телефоны буенча шалтырата аласыз. Гончаров урамы, 1нче йорт, 212нче кабинет.

 

Илнур Галимов,  Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспекторы
 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев