Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар иминлеге сагында торалар

27 мартта – Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.


Росгвардия 2016 елда оеша. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләре нигезендә барлыкка килгән подразделение. Ведомство турыдан-туры РФ Президентына буйсына. Росгвардиячеләр алдында зур бурычлар тора: терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш, гадәттән тыш хәлләр режимына контрольлек итү, Россия Федерациясе территориясе оборонасында катнашу, корал әйләнешенә контрольлек итү.

Росгвардиячеләр полиция кебек, урамда гражданинны туктатып, документларын тикшерә ала һәм хокук бозучыны тоткарлый ала.

Лениногорск Росгвардиясе штатында бүгенге көндә 23 аттестацияләнгән һәм 26 ирекле яллланган (хезмәт килешүе нигезендә алынган) хезмәткәр исәпләнә. Алар ялсыз эшли. Көн саен шәһәрдә көндез ике машина, төнлә ике машина патрульлек итә. Росгвардия 1 мең 300 объектны саклый, шул исәптән Лениногорск шәһәре һәм районының йортлары һәм фатирлары да керә.

Росгвардия хезмәткәрләре социаль гарантияләргә дә ия. 20 ел хезмәт иткәч пенсиягә чыгалар. Әгәр хезмәткәр 10 ел хезмәт иткән икән, шәхси торак алу өчен аңа бер тапкыр акча түләнә. Милли гвардия составына керүче санаторийларга юлламалар каралган. Эшкә урнашу буенча 8917-277-44-90, 8917-860-88-02 телефоннары буенча белешергә була.

Лениногорск Росгвардиясе мәктәпләрдә укучылар белән очрашып, хәрби хәтер, хәрби дан көннәре уздыра, патриотлык хисләре тәрбияли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев