Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Җиңү диктанты» акциясенә кушылдылар (фотолар)

Бүген лениногорскилылар бөтен ил буенча узучы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган “Җиңү диктанты” акциясенә кушылды.

Шәһәрдә ул бер мәйданчыкта  – 4нче мәктәптә үтте. Диктант язарга теләүчеләр арасында  укучылар үзләре дә, аларның укытучылары да – тарих һәм җәмгыять белеме педагоглары  бар иде. Берничә класс бүлмәсендә 67 өлкән сыйныф укучысы һәм 20дән артык укытучы парта артына утырды.

Шулай ук онлайн режимда катнашу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Диктант киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны арттыру һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү максатларында тест формасында үткәрелә. Барлык катнашучыларга 45 минут эчендә 25 биремне үтәргә тәкъдим ителде.

«Җиңү диктанты» - ул  Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәреңне тикшерү, үз Ватаның тарихын тагын бер кат искә төшерү.

Диктант нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. Аларны һәркем диктантпобеды.рф сайтында шәхси кабинетында белә алачак.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев