Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Каравон» бәйрәмендә катнашты (+фотолар)

Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме узды.

Быел «Каравон» бәйрәмен үткәрүгә 31 ел тулды. Анда Татарстан һәм Россия төбәкләреннән иҗат коллективлары, этнографик ансамбльләрдән торган ике меңнән артык халык катнашты.

Лениногорскидан бәйрәмдә «Россиянка» халык вокаль ансамбле белән «Рябинушка» ансамбле чыгыш ясады.

«Каравон» бәйрәмен татар халкының Сабантуй бәйрәме белән дә чагыштырсаң була. 20дән артык мәйданчыкта кул эшләренә өйрәтү, агачтан әйберләр ясау, аш-су осталыгына өйрәтү һәм башка мәйданчыклар бар иде. 

Сәхнәдә «Каравон» бәйрәменең театральләштерелгән күренеше узгач, «Отава Е» фолк-төркеме белән Татьяна Куртукова, «Сокол» төркеме җырчылары Валентина һәм Степан Нестеровлар, «Живаго» һәм «Медвежий угол» фолк — төркемнәре чыгыш ясады.

Әлбәттә, бәйрәмнең төп традициясе — хоровод. Борынгы традиция буенча, чәнти бармаклар белән тотынышып, барлык катнашучылар хоровод әйләнде.

Быелгы бәйрәмнең тагын бер үзенчәлекле ягы — Россиядә 100-200 ел элек булган рус халкының тарихи өстәл уеннары мәйданчыгы булуы иде. Бәйрәм кунаклары уеннарда бик теләп катнашты. 

Фото һәм мәгълүмат Мәдәният идарәсенең ВКонтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев