Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар күмәк рәвештә коронавируска каршы прививка ясата

Табиблар әйткәнчә, каядыр читкә, ялга барыр алдыннан коронавируска каршы прививканы кадатып барырга кирәк.


Бүгенге көндә поликлиникада лениногорскилылар өчен “Спутник V” вакцинасы җитәрлек күләмдә бар. Аның нәтиҗәлелеге – 91,4 процент дип билгеләнә. Икенче вакцина – шулай ук Россиянеке – “ЭпиВакКорона” аз күләмдә генә кайтарыла, хәзерге вакытта Лениногорскида юк. Ләкин аны ясатырга теләге булганнарны поликлиникада чиратка язып куялар.

Үзәк район хастаханәсе һәм медсанчасть поликлиникасыннан тыш, Лениногорск Пенсия фонды идарәсе бинасында да СОVID-19 инфекциясенә каршы прививка ясатып була. Анда атнаның өч көнендә: дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе эшли, 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр.

Районыбыз авылларында да прививканың кирәк булуын аңлап, аны ясатырга киләләр. Мобиль бригадалар авылларга да чыга. Сугышлы фельдшеры Халидә Бикбова әйтүенчә, прививканы шәһәрдән поликлиникадан килеп ясыйлар. “Алар алдан көнен билгелиләр, без халыкка хәбәр итәбез. Сугышлы авылында шактый кеше ясатты прививканы. Вакцина сәламәтлек өчен мөһим”, - ди Халидә ханым.

Күптән түгел шәфкать туташлары Яңа Сережкинога мобиль бригада белән барган, монда 80 кеше прививка кадаткан, гаиләләре белән дә килүчеләр булды, диләр.
Дөрес, бу коронавирус дигәннәре туйдыртты, ләкин ул бетмәде бит. Әнә коронавирусның яңа штаммнары таралу бөтен Европа буенча тарала башлады, һинд штаммы башка төрләреннән куркынычрак, диләр. Ходай сәламәтлектән аермасын.


 23 июньгә булган мәгълүматка караганда, Лениногорскида 8 мең 618 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. Татарстанда 471 мең 700дән артык кеше прививка алган. Лениногорскида узган атнада коронавирус авыруының 14 яңа очрагы ачыкланган.

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев