Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар мошенниклар «кармагына эләккән»

Мошенникларның “сезнең туганыгыз бәлага юлыкты” дип алдау схемасы – әле һаман көн кадагында. Хәтта яңадан-яңа ысуллар белән тулыландырыла дияргә дә була. Шушы көннәрдә генә тагын берничә лениногорскилы шушы мәкерле ятьмәгә эләккән.

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә шәһәрдә яшәүче өч кеше үзләренең мошенниклардан алдана язулары турында хәбәр иткән. Алар шалтыратучыларга өстәмә сорау биреп, туганнарына үзләре шалтыратып, акчаларын саклап кала алганнар. Әмма мошенниклар тозагына эләгүчеләр дә бар.

Беренче очракта 86 яшьлек ханымның стационар телефонына шалтырату килгән. Телефон трубкасындагы елаган тавыш аның  кызының тавышына бик охшаган булган. Олы яшьтәге  ханым, борчылып, кызыннан нәрсә булуын сораштыра башлаган. Үзен  “ханымның кызы” дип атаучы, трубканы “медицина хезмәткәре”нә биргән.  Ә ул исә кызының җәяүле буларак, авария китереп чыгаруын, аның аркасында бер автомобиль йөртүченең  нык зыян күрүен сөйләгән. Аңа ашыгыч операция ясар  өчен 800 мең сум акча кирәклеге турында хәбәр иткән.
Олы яшьтәге ханым, ягъни әнисе кызының 500 мең сум акчасын үзендә саклый торган булган. Шалтыратучылар үтенече буенча,  ул акчаларны, сөлге, алмаш кием  белән бергә пакетка салып, алар артыннан килгән курьерга биреп җибәргән.

 Мошенникларның нәкъ шулай ук корылган мәкерле планына тагын ике хатын-кыз эләккән. Гомуми исәптә алар 450 мең сум акчаларыннан мәхрүм калганнар. 
Тагын бер олы яшьтәге ханым, “кызың бәлага эләкте” дип, өй телефонына шалтыратучыларга алай тиз генә ышанмаган, икенче бүлмәгә чыгып кесә телефоныннан кызына үзе шалтыраткан. Кызы белән барысы да яхшы булып чыккан.

 Шул ук көнне 73 яшьлек ханымны “оныгың бәлага тарыды” дип шалтыратучылардан вакытында кайтып кергән оныгы үзе коткарып калган. Тагын бер әби кеше ярдәм сорап елаган “кызыннан”оныкларының исемнәрен сорап, мошенникларның талау схемасын җимергән. 
Бу фактлар буенча “мошенниклыкка омтылу” һәм “мошенниклык” маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, зыян күрүчеләрнең барысы да мондый мошенниклык фактлары турында  ишетеп белгәннәр. Әмма  үзләренә шундый шалтыратулар килгәч, кинәт әйтелгән борчулы хәбәрдән югалып калганнар. Мошенниклармы, әллә чын хәбәрме икәнен  аерып бетерә алмаганнар. 

Лениногорск  эчке эшләр бүлеге халыкны уяу булырга өнди.Өлкән яшьтәге  туганнар, әти-әниләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә киңәш итә. Мондый хәлләр килеп туганда, нәрсә эшләргә кирәклеген кат-кат исләренә төшерү  файдалы булуын әйтә.

 Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X