Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида мобиль музей ачылды. Кайда? (+фотолар)

Лениногорскиның «Высота» Яшьләр үзәгендә «Чикләрне саклау!» («На защите границ!») мобиль музей-күргәзмәсе ачылды.

Мобиль музей-күргәзмә ачылу тантанасында яшь армиячеләргә "Юнармия" значоклары да тапшырдылар. Фотога төшәргә теләүчеләр өчен фотозона да әзерләгәннәр. 

Әлеге күргәзмәне Чик буе гаскәрләре берлеге оештыра. Анда укучылар корал төрләре, элемтә чаралары һәм чик сакчыларының формасы белән таныша алачак. Алар якынча 28 районда күргәзмәне оештырырга планлаштыра. 

Күргәзмә 6 февральдән 15 февральгә кадәр эшли. Килеп, күреп китегез: «Высота» Яшьләр үзәге, Кошевой урамы, 28 нче йорт. Керү бушлай. 

 Фото: Рамия Гарифуллина 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев