Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар республика буенча үткәрелгән “Закон территориясе” бәйгесендә җиңүче булды

Әлеге Татарстанда 2007 елдан алып Эчке эшләр министрлыгы инициативасы һәм Министрлар Кабинеты эгидасы белән үткәрелә.

Аның максаты-шәһәр һәм авылларда җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшүсмерләргә һәм яшьләргә хокукый тәрбия бирүгә, хокук бозуларны профилактикалауга сизелерлек өлеш керткән оешма, учреждениеләре,һәм физик затларның уңай тәҗрибәсен эш алымы итү, башкалар белән дә уртаклашу. 

Республика эчке эшләр министрлыгында 16 нчы гыйнвар көнне җиңүчеләрне  һәм лауреатларны хөрмәтләү тантанасы булды. Бу  бәйгенең лауреатлары арасында лениногорскилылар да бар. 

“Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеш өчен”номинациясендә, Лениногорскиның  “Форпост” яшьләр үзәге директоры Ирина Дмитриева - лауреатларның берсе. 

Лениногорск нефть техникумы директоры Игорь Врублевский - “Хокук саклау эшчәнлегенә ярдәм итүгә өлеш керткән өчен” номинациясендә, Лениногорскиның 13 нче  мәктәбенең математика укытучысы Лариса Антипова  “Балигъ булмаганнарны иҗтимагый тәрбияләүгә өлеш керткән өчен” номинациясендә лауреатлар булдылар.

Исламия Галимова тәрҗемәсе. 

https://leninogorsk.tatarstan.ru/ фотосы

Лениногорск яңалыкларын безнең Телеграм-каналда https://t.me/zaman_sulyshy укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев