Лениногорскилылар  шәһәрдәге урамнарның берсенә килгән төлкене сыйлый
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар шәһәрдәге урамнарның берсенә килгән төлкене сыйлый

Төлке Лыжная урамына килгән.

 

Телеграм-каналда хәбәр итүләренчә, төлкене шаурмага ошаган ризык белән сыйлыйлар.

Фотоларда күренгәнчә, төлке тыныч кына ашап йөри. Комментарийларда язуларынча, берәү : "Ул бәлки котырган чире йоктыргандыр", - дип яза. Ә төлкене ашаткан кеше моңа шикләнүен белдергән.

Сез  төлкене Лыжная урамында очратмадыгызмы ?

 

Чыганак: leninogorsk_city

 


Нет комментариев