Лениногорскилылар сайлауда гаилә белән фотога төшеп, iPhone яки машина ота ала
Татарстан халкы унике 15-нче модельле iPhone смартфонының берсен һәм бер Lada Vesta машинасын ота алачак.
#ГаиләБеләнСайлауларга #ТатарстанАлга республика фотоконкурсы* 2024 елның 8 сентябрендә старт ала. Ул Гаилә елына багышланган һәм көн дәвамында 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатьтән кадәр узачак. Республикадан һәр гаилә катнаша ала, дип хәбәр итә конкурсның матбугат хезмәте.
Катнашу өчен 2024 елның 8 сентябрендә ТР сайлау участогы янында (тышта) махсус беләзек (тавыш бирүчеләргә бирелә торган) киеп гаилә белән фотография/селфи ясарга кирәк. Шул ук вакытта фотоның сайлау участогы эчендә төшерелмәгән булуы мөһим.
Әлеге фотографияне 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр социаль челтәрләрдәге шәхси битеңдә урнаштырырга кирәк. Постта ике мәҗбүри хэштэг куелган булырга тиеш: #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга.
Фотоконкурста паспортында республика территориясендә даими пропискасы булган Татарстанда яшәүче катнаша ала.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, катнашучының фото урнаштырырга теләгән социаль челтәрләрдәге шәхси бите яки аккаунты ачык һәм 18 яше тулган физик затныкы булырга тиеш.
Барлык мәҗбүри шартлар белән фотоконкурсның ВКонтакте социаль челтәрләрендәге «Татарстан Алга» бергәлегендә, 2024 елның 8 сентябрендәге фотоконкурс кагыйдәләре бүлегендә танышырга мөмкин.
Бүләкләр 2024 елның 8 сентябрендә ТНВ телеканалында турыдан-туры трансляция вакытында уйнатылачак. Трансляция ВКонтакте социаль челтәрләрендәге «Татарстан Алга» төркемендә кабатланачак.
*Фотоконкурс лотерея түгел, куркынычка нигезләнмәгән, реклама түгел, фотоконкурста катнашу түләүсез һәм ирекле нигездә башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев