Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, сак булыгыз: Татарстанда хатын-кызны агулы елан чаккан

Хәзер ул хастаханәдә.

Түбән Камада Новосибирск шәһәреннән кунакка кайткан 77 яшьлек хатын-кызны агулы елан чаккан. Хәзер ул хастаханәдә. Биредә аңа озак кына дәваланырга туры киләчәк әле, дип яза “КП-Казань”.

Миңнегөл Зиннәт кызы  абыйсына кунакка кайткан. Җиләк җыю тәкъдименә бик теләп ризалашкан.

Җиләк урынына килеп җитүгә, тауга менеп, җиләккә иелүе генә булган, бармагы авыртудан чак кына кычкырып җибәрмәгән.

“Бармагымны тимерчыбык белән тишкән кебек булдылар, — ди Миңнегөл ханым. – Әйбәтләбрәк карасам, ни күрим: озын кара елан, әкәмәт шуышып, янымнан узып бара… Шунда гына елан чагуын аңладым”.

Миңнегөл ханымның башы әйләнеп киткән, йөрәге кага башлаган, бармагы шешеп чыккан. Туганнары аны шундук хастаханәгә озаткан. Хастаханәдә кулы иңбашына кадәр шешкән һәм, чия төсенә кереп, бик нык кызарып чыккан.

“Сырхауның хирургия бүлегендә дәвалануына бишенче көн китте. Хәле яхшыра, әмма аңа озак дәваланырга туры киләчәк әле”, – дип билгеләп үтелгән “КП-Казань” хәбәрчесенә Түбән Кама районы үзәк хастаханәсеннән.

Белгечләр җиләк яки гөмбә җыйганда бик сак булырга киңәш итә. Резина итекләр кияргә һәм үзең белән озын таяк (җиләкле урынны башта шуның белән тикшереп-капшап чыгу өчен) алырга кирәк. Елан чакса, җәрәхәткә антисептик (хлоргексидин, водород перекисе, спирт) тидереп, кулны (яки аякны) селкенмәслек итеп бәйләргә. Шуннан кичекмәстән хастаханәгә барып күренергә. Мондый очракта жгут салырга, агуны суырып чыгарырга һәм җәрәхәтне кисеп җибәрергә ярамый.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/146320/

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев