Лениногорскилылар, сез җиләк җыярга бардыгызмы әле?
Җиләк сезоны җитте җәмәгать. Барысы да җиләк җыярга бара, Кемдер сатып кына ала. Үткән ял көннәрендә "Заман сулышы" газеты хезмәткәрләренең берсе җиләк җыярга барып кайтты.
Җиләк пешкәнме? Күпме? Эреме?, дигән сораулар күп бирелә. Шунысын әйтә алам, дуслар, җиләкнең күплеге урманда, тау битендә дисеңме, ятып җыярлык. Җиләк пешкән, кып-кызыл, арасында пешмәгәннәре дә бар иде, әлбәттә. Эрелеккә дә эре үзе.
Үткән ялларда без дә барырга булдык әле. Җыйдык, Ходайның рәхмәте, 10 литрлы чиләкне тутырып кайттык.
Җиләккә барырга телисез икән, баш киеме, эчәргә су онытмагыз! Бик кызуда да бармагыз!
Рамия Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев