Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар парк территориясен корыган яфраклардан чистарттылар (+фотолар)

Лениногорскиның «Логос» балаларга һәм яшүсмерләргә педагогик-психологик ярдәм күрсәтү үзәге волонтерлары мәктәп укучылары белән бергә «Сделаем город чище» акциясенә кушылып, скейт-паркны яфраклардан арындырды.

«Логос» җитәкчесе Ольга Викторовна Ященко әйтүенчә, бу акциядә волонтерлар да, укучылар да бик теләп катнашты. Башка акцияләрдә дә бик актив катнашып киләләр. «Сделаем город чище» акциясе кысаларында Лениногорскиның скейт-парк зонасын яфраклардан арындырдык. Нәтиҗәсен үзегез дә күрәсездер, бик матур һәм чиста булып калды, ди ул. 

10 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Кирилл Шеховцов та бу акциядә бик теләп катнашкан. Акция турында аларга класс җитәкчесе әйткән. Сыйныфташлары да ризалык белдергән. Алар шәһәребезнең чиста булуын тели. «Шәһәр урамнарының матурлыгына һәм чисталыгына сокланып бер йөреп кайтуың да ни тора бит!», ди ул. 

Рамия Гарифуллина мәгълүматы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев