Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар тирәнтен диспансеризация уза ала

Лениногорск шәһәре һәм районы халкы өчен тирәнтен диспансеризация үткәрү бүген дә актуаль булып кала. Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рим Әмиров бу процедураның мөһимлеге турында кабат искә төшерә.

 


"Коронавирус инфекциясе, вируслы пневмония, ОРВИның катлаулы формасы белән авыручы лениногорскилыларны ел дәвамында тирәнтен диспансерлаштыруга чакырабыз. Табибка вакытында килү, кирәкле тикшеренүләрне узу бик мөһим. Бу мөмкин булган авыруларны ачыкларга һәм тиешле терапия ясарга ярдәм итәчәк», - ди Рим Рифович.

Моннан тыш, Лениногорск ЦРБ поликлиникасында һәр шимбә көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр гадәти диспансерлаштыру үткәрелә.

Мәҗбүри рәвештә диспансерлаштыруны 60 яшь һәм аннан да олырак булган, шулай ук хроник авырулары булган кешеләргә узарга кирәк.

Диспансеризация узу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында язылырга һәм  ЦРБ поликлиникасындагы терминаллардан файдаланырга мөмкин. Шулай ук телефон буенча контакт үзәгенә шалтыратып: 8(8595) 5- 03-75, 5-06-68.

Профилактика үзәге 203нче кабинетта, анда мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үзәк көн саен 08.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли (шимбә һәм якшәмбедән кала).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев