Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, ТНВ каналында онлайн-режимда узачак Сабантуй программасы белән танышыгыз

2020нче елда коронавирус пандемиясе аркасында барлык бәйрәмнәр телевидение форматына күчте. ТНВ телеканалы 4 июль көнне онлайн-режимда узучы Сабантуйга үзенчәлекле телемарафон әзерләде.

 

 

Марафон 07: 00 сәгатьтә «Sиңа Mиннән Sәлам» программасында котлаулардан башлана. Ул көн дәвамында барачак. Котлаулар төрле районнардан танылган кешеләрдән, авылдашлардан яңгыраячак. Биредә ватандашлар бер-берсен җылы сүзләр, җырлар, фоторәсемнәр һәм видеороликлар белән котлый.

11:30 сәгатьтә «Татарлар» программасында бөтен Россия һәм бөтендөнья буйлап алдагы елларда узган Сабантуйлар күрсәтеләчәк.

12:00 сәгатьтә Мәдәният институты ЮХИДИ белән берлектә бәйрәм концерты күрсәтәчәк. Концертта төрле милләт вәкилләре катнаша.

14:30 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Татарстанның Азнакай районында алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме булачак.

15:00 сәгатьтә Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан ипподромында Сабантуй-2020 уңаеннан оештырган концерт күрсәтеләчәк.

17:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Самарада алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме тәкъдим ителәчәк.

18:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Новосибирскида узган федераль Сабантуй – 2019 булачак.

20:30 сәгатьтә бәйрәм телемарафоны «Халкым минем» программасы кысаларында Эстониядә узган Европа-2019 Сабантуе белән тәмамланачак.

Көн дәвамында республика буенча узачак барлык онлайн-чаралар турында мәгълүмати программалар эфирында ТНВ телеканалы хәбәрчеләре сөйләячәк һәм бәйрәм рухын җиткерәчәк.

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев