Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар трамплиннан чаңгыда сикерде. Кемнәр җиңүче?

18-20 август көннәрендә Лениногорск шәһәрендә 12-14 яшьлек егет һәм кызлар арасында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча «Матурлык очышлары» Бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда Лениногорск, Казан, Уфа, Сочи, Красноярск, Магадан шәһәрләреннән барлыгы 60 спортчы катнашты.

Ярышлар парадын Татарстан Республикасының чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Федерация президенты Әнәс Вәлиев ачты.

2011 елгы егетләр арасында I һәм III урыннарны Лениногорск шәһәреннән Рамил Маннанов белән Юра Кондратьев,  II урынны Магадан шәһәреннән Антон Савенко яулады.  

2011 елгы кызлар арасында I урынны Казан шәһәреннән Алинә Аргакова,  II урынны Сочи шәһәреннән Настя Мартынец һәм III урынны Уфа шәһәреннән Эльнара Хәйретдинова ия булды.

2008-2010 елгы егетләр арасында I һәм III урыннарны Лениногорск шәһәреннән Ярослав Иванов һәм Яков Малышев, II урынны Казан шәһәреннән Александрос Велиготский алды.

2008-2010 елгы кызлар арасында I урынны Уфа шәһәреннән Алена Богданова, II урынны, шулай ук Уфа шәһәреннән Арина Габделисламова, III урынны Красноярск шәһәреннән Юлия Чекалина алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев