Шәһәрдә ике урында, районда ике участок амбулаториясендә вакцина ясыйлар.
Лениногорск шәһәре һәм районында бүгенге көндә 40 мең 790 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. Шуның 12 меңе – 60 яшьтән олыраклар.
Лениногорскида эпидемия башланганнан бирле ковидның 615 очрагы ачыкланган. Соңгы атнада коронавирусның 20 яңа очрагы расланган.
Үз сәламәтлегенә битараф булмаган лениногорскилылар ревакцинация дә уза.
Прививка пунктлары: үзәк район хастаханәсе поликлиникасында һәм медсанчасть стационарында, Шөгер һәм Иске Куак амбулаториясендә.
Яңа кагыйдәләр
COVID-19 инфекциясе белән авыручылар һәм сырхаулар белән аралашкан кешеләр өчен яңа таләпләр 6 февральдән үз көченә керде.
– коронавируслы сырхаулар белән аралашкан кешеләрне карантинга җибәрмәячәкләр;
– чирдән дәвалану вакыты җиде һәм аннан күбрәк көн тәшкил итә икән, стационарларда һәм амбулатория шартларында дәваланып аякка баскач, коронавируска тест тапшырмый гына хезмәт эшчәнлеген (уку) башларга рөхсәт ителә;
– элегрәк, коронавирустан саклану чарасы буларак, перчатка кию мәҗбүри иде. Хәзер исә бу чикләү чарасы гамәлдән чыгарылды.
Әмма чир бетми. Гади саклану кагыйдәләрен үтәү әле дә мөһим.
Нет комментариев