Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән “Җиңүгә юл!” квест-уенында катнашты

Лениногорск, Бөгелмә шәһәренең опека һәм попечительлек секторы белгечләре белән берлектә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «Җиңүгә юл!»спорт-патриотик квест-уены оештырган.

Чараның максаты - яшь буында патриотлык хисе тәрбияләү һәм гаиләләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

Барлыгы квест-уенда 6 гаилә катнашкан.

Гадел көрәштә 30 бала һәм 11 өлкән кеше стройга әзерлек күнекмәләрен күрсәтте, турист палаткаларын вакытка сүтеп җыйды, беренче медицина ярдәме күрсәтте.

Квестта, шулай ук, "Техника йорты" һәм "Спорт мәктәбе" укучылары да иҗади чыгыш ясады. "Форпост" яшьләр оешмасы яшьләре корал төрләре буенча күргәзмә-экскурсия оештырды, автомат сүтеп җыю буенча мастер-класс үткәрде.

Нәтиҗәдә, өченче урынны Бөгелмәнең Ишкининнар һәм Лениногорскидан Сивачевлар гаиләләре бүлеште.

Икенче урынны Лениногорск шәһәреннән Галиевлар һәм беренче урынны Хуҗаназаровлар гаиләсе яулаган.

Барлык катнашучылар да кыйммәтле һәм татлы призлар белән бүләкләнгән.

https://vk.com/official_leninogorsk?w=wall-192569052_7316 мәгълүмат һәм фото алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев